Азнакай студентлары «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Татарстанда узган һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты Азнакай өчен зур уңышлар белән истә калды.
Азнакай техникумы студентлары һәм аларның остазлары төрле компетенцияләрдә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ибраһимов Юлай ике компетенциядә чыгыш ясап, «Туңдырма әзерләү белгече» буенча – беренче (остазы Зөлфия Хөсәинова); «Ярымфабрикатлар әзерләүче» компетенциясендә өченче урын алды (остазы – Гюлара Джуварова).
Нигъмәтҗанов Ислам – «Икмәк-булка эшләнмәләре» компетенциясендә III урын яулады.
Валиев Альмир – «Пицца әзерләү остасы» компетенциясендә III урын алды.
Люкшина Камилла – «Горничная» компетенциясендә өченче булды.
Жаркова Яна – «Сыр җитештерү» компетенциясендә I урынга лаек булды (остазы – Светлана Галеева).
Әшрапова Айзәрә “Халык-сәнгать һөнәрләре остасы” (Фәрхетдинова Римма) һәм “СПА өчен эшләнмәләр ясау” (Роза Исмәгыйлова) компетенцияләрендә өченче булды.
Мохова Ангелина “Халык-сәнгать һөнәрләре остасы” компетенциясендә (Римма Фәрхетдинова) икенче урынны яулады.
Шәйхлисламов Самат “Агачка уеп ясау” компетенциясе буенча 3 нче урын өчен бүләкләнде.
“Буяу эше” компетенциясендә Светлана Григорьева 3 нче булды (Мансурова Зарифахон).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев