Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай шәһәре укытучысы Казанда бүләкләнде

Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе узды

Чарада мәгариф идарәләре җитәкчеләре, укытучылар, методистлар һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Фикер алышуның төп темасы – педагогларга ярдәм чаралары, белем бирү учреждениеләрендә технологик проектларны гамәлгә  ашыруга юнәлтелгән мәсьәләләрне хәл итү иде.

Укытучылар өчен яңа ярдәм чаралары игълан ителде: яшь белгечләргә айлык өстәмәләр, торак арендасын компенсацияләү, грантлар.

Коллегиядә “Физика-математика алгарышы”, “ФизХим алгарышы” проектларына аерым тукталдылар. Укучыларның төгәл фәннәргә кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән әлеге проектларда азнакайлылар да актив катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Чарада иң яхшы педагоглар да бүләкләнде. Алар арасында Азнакайның 3 нче мәктәбе укытучысы Гөлназ Шутраева да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев