Азнакай районында беренче сыйныфка 713 укучы бара
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай районында беренче сыйныфка 713 укучы бара

Районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, 2 сентябрьдә беренче кыңгырау чыңлады.

Быел 713 бала белем йорты бусагаларын тәүге тапкыр атлап керәчәкләр.

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә дә Белем көне тәүге тапкыр парталар артына  утыручы 44 укучы өчен мавыктыргыч һәм әкияти бәйрәмгә әверелде.

Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева да уртаклашып, яңа уку елы башлану белән тәбрикләделәр.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев