Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады

Азнакай шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбен тәмамлаучы 9 нчы сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Рәүпова, шәһәр Советы депутаты, Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов та катнаштылар. Алар балаларны әлеге истәлекле көн белән котлап, аларга алдагы тормышларында уңышлар теләделәр. Мәктәп директоры Гөлназ Нигъмәтуллина да укучыларга изге теләкләрен җиткерде, аларның барлык уй һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.

Бәйрәмдә Абилимпикс милли чемпионатында җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улының грантлары да тапшырылды. Укучылар шулай ук Нәфис хәзрәттән дә истәлекле бүләкләр алдылар.

Балалар, үз чиратларында, барлык укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев