Август киңәшмәсе: Азнакай укытучылары яңа уку елына старт бирде
Бүген район укытучылары, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсе уку елына максатлар куйдылар.
Август киңәшмәсенең пленар өлеше "Мәллә" иҗтимагый-мәдәни үзәгендә үтте.
Чараны район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идрәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хәҗипов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тә катнашты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева үзенең чыгышында узган уку елына нәтиҗә ясап, яңасына бурычлар билгеләде.
«Районның мәгариф өлкәсе ел да үзенең уңышлары белән куандырып килә. Белем бирүне тагын да сыйфатлырак итү өчен районның потенциалы, мөмкинлекләре җитәрлек. Игелекле һөнәр ияләре булган укытучылар, тәрбиячеләребезгә авыр да, мактаулы да эшләрендә уңышлар, барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим», – диде конференцияне йомгаклап Марсель Шәйдуллин.
Хезмәтләре югары бәяләнгән, быел юбилейларын билгеләп үтүче мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы август киңәшмәсенең матур мизгелләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев