Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЫЗЫКЛЫ ФИКЕР

Хәйләсен таптым

Шулай да була

Чәйнекләремне газда калдырып, яраксызга әйләндергәч, уйлана калдым. Газга чәйнекне җылытырга гына куйсам да кухнядан чыгып китүгә, өйтерсең лә хәтер капкасын ябып куялар: онытам да куям. Уйлый торгач җаен таптым. Үземә җитәрлек кенә кечкенә, өр-яңа матур чәйнек сатып алдым. Яңа әйберне инде, билгеле, саклап тотарга тырышасың. Икенче адым итеп кухняга газета-журналлар чыгарып куйдым. Иң яратып укыганы – үзебезнең “Маяк” газетасы. Чәйнегем кайнап чыкканчы андагы яңалыклар белән танышам, киңәш-табышларын яратып укыйм. Озак та үтми чәйнегем кайнап та чыга. “Кәҗә дә исән, бүре дә тук”, – диләрме әле? Нәкъ шулай. Сезгә дә киңәш итәм. 

Автор: Алсу Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев