Дуслар, бүген Бөтендөнья икмәк көне
Әлеге бәйрәмне 2006 елда Халыкара икмәк пешерүче һәм кондитерлар берлеге оештыра.
Сайланган көне юктан гына 16 октябрь булмый: нәкъ менә 1945 елның 16 октябрендә Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы нигезләнә. Әлеге оешма авыл хуҗалыгы үсеше һәм җитештерүенең мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә дә бу көнне әле Бөтендөнья азык-төлек көне билгеләп үтелә.
Ә беренче икмәк исә 8 мең ел элек барлыкка килә. Ул су белән ярмадан кызган ташларда әзерләнгән көлчә рәвешендә була. Чүпрә ипиен Мисырда ясый башлыйлар, инде шул вакытларда ук ул төп ризык булып саналган, кояшны хәтерләткәнгә элекке мисыр иероглиф язуында ипи һәм кояш сүзе бер үк тамга белән белдерелгән – түгәрәк һәм аның уртасында нокта белән.
Менә шулай ипинең тарихы башланып китә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев