Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле эшмәкәрләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре!

Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм

Районның социаль-икътисадый хәле эшмәкәрлекнең динамик үсешенә турыдан-туры бәйле. Эшмәкәрләребез табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр, бюджетны тулыландыралар. Безнең табигый ресурсларга бай Азнакаебызда тәвәккәл райондашларыбызга үз эшен башлап җибәрү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Сәнәгать мәйданчыклары гамәлдә, ярдәм максатыннан эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Эшмәкәрләребез төрле осталык бәйгеләрендә, бизнесны яклау грантларында катнашалар, федераль, республика, район күләмендә төрле ярдәм программаларыннан кыю файдаланалар, яңа идеяләр, проектларын тормышка ашыралар.

Бизнес белән шөгыльләнүче кыю, тәвәккәл эшмәкәрләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, халык мәнфәгатендә игелекле эшләре, максатларының тормышка ашуын телим.

 Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев