Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле эшмәкәрләр, җитәкчеләр һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Эшмәкәрләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Эшмәкәрләр – алар иҗади фикерләүче, көчле рухлы, җаваплылыктан курыкмаган, тәвәккәл кешеләр. Бүген алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар районыбыз икътисадын баетуда, халыкны  яңа эш урыннары белән тәэмин итүдә  бихисап зур өлеш кертәләр. Республикакүләм проектлар, программаларда кыю катнашалар. Без сезнең хезмәтегез белән горурланабыз.

Иң изге теләкләрем – яшь эшмәкәрләргә. Сездән – идея, тырышлык һәм намуслы эш. Ә район җитәкчелеге буларак, без сезнең һәрвакыт таянычыгыз булырга әзер, яңа программалар, грантлар һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәрбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлы проектлар, ышанычлы партнерлар һәм финанс тотрыклылыгы телим.

 Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев