Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле Азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Сезне чын йөрәктән олы бәйрәмнәр – Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән котлыйм.

Азнакаебыз, туган төбәгебез, республикабыз бар өлкәдә дә чәчәк ата. Районыбыз республикада күп кенә күрсәткечләр белән алдынгы урыннарда бара. Халкыбызга яшәү өчен бар мөмкинлекләр бар: яңа йортлар төзелә, юллар салына, парклар, спорт объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар һәм башка бик күп объектлар сафка баса. Болар барысы да авыл хуҗалыгы, төзүчеләр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә намуслы, фидакарь хезмәт куючы халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Җиребезнең үсеше өчен армый-талмый хезмәт куйган халкыбызга дан һәм хөрмәт!

Нефтьчеләребез өчен бу көннәр аеруча истәлекле. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Кара алтын ятмаларын үзләштерүгә гомерләрен багышлаган нефтьче-ветераннарыбызга һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт куючы кара алтын табучыларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Аларның район үсешенә керткән өлеше бәһасез. Кайсы гына өлкәне, яңа объектларны алма, барысына да нефтьчеләребезнең тырыш хезмәте белән бергә күңел җылысы салынган. Актив тормыш позициясендә яшәгән һәр азнакайлы «Татнефть» грантларыннан файдаланып, хыялларны тормышка ашыра.

Иминлегебез һәм матур тормышыбыз өчен без бүген Ватаныбыз сагында торучы ирләребезгә бурычлы. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз, аларның исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Аларга ярдәм итеп торучы дус һәм бердәм халкыма рәхмәт.

Бәйрәмнәребез белән, райондашлар! Киләчәк тормышларыбызда бары тик уңай үзгәрешләр генә булсын! Бердәм һәм бергә булып, районыбызның чәчәк атуы өчен матур игелекле гамәлләр кылыйк, исән-имин яшийк!

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев