Үзе зирәк, үзе тыйнак
Хезмәт юлының 27 елын “Маяк” газетасы редакциясенә багышлаган Габдуллина Рәмзия Мирза кызы күркәм юбилеен – 70 яшен каршылый.
Мөслим районында туып үскән кыз Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, юллама буенча Азнакай районы Чалпы авылына рус теле укытырга кайта. Аннан язмыш җилләре аны 1981 елда “Маяк” газетасы редакциясенә алып килә. Башта хатлар бүлегендә, 1987-2007 елларда рус теленә тәрҗемәче булып эшли. Ул чакта газета атнага 3 тапкыр чыга. Татарча текстларны номерга өлгертү өчен вакыт белән хисаплашмый эшләргә туры килә. Рәмзия Мирза кызы телне тирәнтен белүе, эшенә җаваплы каравы белән коллективта хөрмәт казана. Зирәк акыллы, үтә дә тыйнак, эчкерсез, ачык йөзле, ярдәмчел кеше ул.
Юбилее белән ихластан котлап, Рәмзия Мирза кызына ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, якыннарының ихтирамын тоеп, бары бәхет-шатлыкларга гына төренеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәвен, күңел тынычлыгы, тормыш иминлеге телибез.
“Маяк” газетасы редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев