Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

28 февральдә безнең яраткан, кадерле туганыбыз Югары Стәрле авылында яшәүче Шәрәфиева Сәрия Сәүбән кызының матур юбилее.

Туганыбыз! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел дә син. Тормышыңда күп сынаулар үтсәң дә, син олы җанлы, тырыш, гадел булып калдың. Туганнарым дип өзелеп торасың. Безгә кылган изгелекләрең санап бетерерлек түгел. Сәрия апа, уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәтләр күрми, якыннарың җылысында озын гомер итүеңне телибез. Тормышыңа ямь өстәп, балаларың-оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Сабырлыгың барыбызга үрнәк,

Киңәшләрең күңел түрендә.

Нәселебез өчен ныклы терәк,

Һәммәбезгә дә син бик нык кирәк!

 

Иң изге теләкләр белән: энең Ирек гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев