Район мәгариф идарәсе җитәкчесе укучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады
Кадерле чыгарылыш укучылары! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезнең барыгызны да соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Бу көн – бик шатлыклы да, шул ул вакытта дулкынландыргыч та. Сезнең барыгыз да соңгы сынау – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтерсез дип ышанам.
Алда сезне яңа тормыш көтә. Анда һәркемнең үз юлы, үз һөнәре булачак. Тормышның яңа битен ачканда, үз мәктәбегезне онытмагыз, укытучыларыгыз белән элемтәне өзмәгез.
Бу көнне бар күңелен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларга, мәктәпкә һәрьяклап ярдәм күрсәткән ата-аналарга да ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле чыгарылыш укучыларыбыз! Чын күңелдән сезгә имтиханнарда уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм җиңүләр телим! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, хәерле юл, сезгә, балалар!
Зөлфия Гыйләҗева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев