Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Җиңү бәйрәме белән котлый

Бөек Җиңү көне белән! Кадерле ветераннарыбыз, азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик итәм!

9 май – ул батырлык, намус, туган илгә чиксез мәхәббәт символы. Шатлыклы да, шул ук вакытта күз яшьле дә бәйрәм бу, чөнки сугышның кара канаты кагылмаган бер генә йорт та юктыр ул. Бу Җиңү зур югалтулар, күз яшьләре, тиңсез каһарманлык бәрабәренә яулап алынды.

Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды.

Без бүген илебез иминлеге, безнең тормышыбыз хакына башларын салган каһарманнарыбыз алдында башыбызны иябез. Фидакарь тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына зур рәхмәтлебез. Без – Җиңү яулаган ата-бабаларыбызның оныклары. Бүген без Җиңүнең нинди югалтулар аша яулануын онытмаска, чын тарихны сакларга, яшь буынны Ватанга мәхәббәт, тугрылык рухында тәрбияләргә бурычлыбыз. Фронтовикларның каһарманлыгы безнең өчен горурлык һәм үрнәк булып калачак.

Бүген безнең батыр егетләребез үзләренең каһарман бабалары юлыннан барып, махсус хәрби операциядә катнашып, илебез иминлеген саклыйлар. Алар – безнең горурлыгыбыз.

Җиңү бәйрәме белән! Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә – иминлек, тыныч күк йөзе телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев