Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Чын күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Юл төзүчеләр көне — хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы кешеләрнең бәйрәме ул.

Без бүгенге яшәешебезне сез салган, әледәнәле яңартып-карап торган юллардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Районыбыз җирлегендә генә дә шәһәребезне авыл җирлекләре, күршетирә районнар белән тоташтыручы юллар озынлыгы йөзләрчә чакрымнар белән исәпләнә.

Һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә алга куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам.

Сезне, шулай ук гомерләрен шушы изге эшкә багышлаган, хәзер лаеклы ялдагы ветераннарны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, уңыш, бәхет-шатлык юлдаш булсын сезгә! Алга таба да хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә язсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев