Район башлыгы Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрикләүләрне кабул итегез. Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Кайбер төр җинаятьләрнең кимүенә ирешәсез. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча җәелдергән эшчәнлегегез тиешле нәтиҗәләр бирә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарырсыз, дип ышанам.
Бүген Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр, бай тәҗрибә тапшыралар.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев