Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, әти-әниләр!

Сезне ихлас күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим.

Быел Азнакай районында 233 укучы мәктәп бусагасын атлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк баса, 685 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый.

Мәктәп елларында сез тиңе булмаган зур байлык – белем тупладыгыз. Киләчәктә аны дөрес файдаланып, һәрберегез тормышта үз юлын табар. Райныбызның киләчәге сезнең кулларда. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, берничә елдан яшь белгечләр булып, туган ягыгызга эшкә кайтырсыз дип ышанабыз, без сезне көтеп калабыз.

Аерым рәхмәт сүзләрен педагогларга җиткерәсем килә. Сез балаларга белем һәм тәрбия генә түгел, бар күңел җылыгызны бирәсез, сайлаган һөнәрегезгә тугры хезмәт итәсез.

Соңгы кыңгырау әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм. Баларыгыз алга таба да уңышлары белән куандырып торсыннар.

Барчагызга да сәламәтлек, уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, укучылар!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев