Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү – Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.

Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә җөмһүриятебезнең үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер – күпмилләтле дус, тырыш, хезмәт сөючән кешеләр бар.

Райондашларыбыз да Азнакайны, Татарстанны үстерүгә, ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Алга таба да һәр кылган эш-гамәлләребездә уңышлар юлдаш булсын.

Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев