Район башлыгы азнакайлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш дәрәҗәсенә ирешәчәгенә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер – күпмилләтле дус, тырыш халык, белемле яшьләр, хезмәт сөючән кешеләр бар.
Райондашларыбыз илебез муллыгы өчен намус белән хезмәт куялар, Азнакайны, Татарстанны үстерүгә, ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Алга таба да һәр кылган эш-гамәлләребездә уңышлар юлдаш булсын,
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телим! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңыш юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хакимлек итсен!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев