Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны Яшьләр көне белән котлады

Яшьлек – һәр кеше тормышының иң гүзәл мизгеле.

Ул – эзләнү, ачышлар ясау, хыял-планнарның, яңа башлангычларның ургып торган мәле. Нәкъ менә шушы чорында кеше үзенең алдагы тормы­шын, төп максатларын билгели дә.

Районыбыз яшьләрен Яшьләр көне белән ихластан котлыйм! Сезгә хыялларыгызның тормышка ашуын, һәрчак күтәренке кәефтә булуыгызны, якыннарыгыз­ны уңышларыгыз белән сөендереп торуыгыз­ны телим!

Азнакаебызның талантлы, тәвәккәл, булдыклы, тырыш, максатчан егет-кызлары – районның бүгенге йөзе, ышанычлы киләчәге булып тор­ган зур көч. Сез иҗтимагый һәм сәяси тор­мышта, спортта, мәдәнияттә дә актив катнашасыз.

Сезнең максатчанлык, рухи ныклык, оп­тимизм, яшәү дәрте барлык башлангычлары­гызда югары уңышлар яулауда ярдәм итсен! Сүнмәс яшьлек дәрте, иң кыю хыялларыгызга ирешүегезне телим! Максатыгызга ирешкәндә авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Һәр башлангычыгызда, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев