Район башлыгы азнакайлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Хөрмәтле азнакайлылар!
Ихлас күңелдән сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбриклим!
Гаилә җәмгыятебезнең нигезе, буыннарны тоташтыручы чылбыр, рухи, милли һәм мәдәни байлыкларыбызны саклаучы учак булып тора. Ул – мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт чыганагы. Гаиләләр ныклы булса, җәмгыятебез дә тотрыклы, имин була.
Районыбызда гаилә традицияләрен саклап, матур гомер кичерүче парлар бихисап. Алар һәркемгә үрнәк булып торалар. Ятимнәрне үз кочакларына сыендыручы, аларга әти-әни җылысын бирүче гаиләләрнең артуы куандыра. Дистә еллар дәвамында бер-берсенә булган хисләрен сүндермичә, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче гаиләләргә тирән рәхмәтемне белдерәм.
Яңа гына гаилә корган яшь парларга никахларының ныклы булуын, яшьлек язында бөреләнгән мәхәббәт хисләрен гомер буе саклап, татулыкта яшәүләрен телим.
Барчагызга ныклы сәламәтлек, тигезлек, имин тормыш, гаилә бәхете телим. Йортларыгызның ишеген бары шатлык-куанычлар гына ачып керсен. Гаиләләрегезне саклагыз! Бер-берегезгә ягымлы, назлы сүзләрне кызганмагыз!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев