Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, азыктөлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алдынгылар сафында бара, бу сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе.

Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, сынатмадыгыз, алдыгызга куелган бурычларны намус белән үтәдегез, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештегез. Районда 82 мең тоннадан артык югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерелде. Хуҗалыкларның төп икътисади иминлеген тәэмин иткән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый.

Иң зур рәхмәт сүзләрен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, аның нигезен салган кадерле ветераннарыбызга җиткерәсем килә. Бүгенге буын сезнең бай тормыш тәҗрибәгезгә, төпле киңәшләрегезгә таяна.

Намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, барчагызга ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, бәхет, уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев