Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олуг юбилеең белән!

Камышлы авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Вафина Флера Гариф кызын чын күңелебездән 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Гомерен туган авылына багышлап, яшьтән үк эш сөючән кадерле әниебез, намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре, 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. Әти белән 3 кыз үстереп, аякка бастырып, олы тормыш юлына озаттыгыз. Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәшләрең белән ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз, һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Балалар һәм оныконыкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән: кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев