Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

 Әниебез, дәү әниебез сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

Җәйнең шау чәчәккә күмелгән чагында Куштирәк авылында туып, Азнакай шәһәрендә гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган хөрмәтле, яраткан әниебез, дәү әниебез  Гатина Фәния Хәниф кызы 8 июль көнне үзенең туган көнең билгеләп үтә.

 Әниебез, дәү әниебез сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, син һәрвакыт киң күңелле, олы җанлы, сабыр, тырыш һәм ярдәмчел кеше булдың. Гомер буе гаилә, әтиебез, балаларың дип яшәдең. Хәзер дә балаларыңны, оныкларыңны кайгыртып, туган өйгә җыеп торганың өчен, безгә  ярдәм иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Без сине бик нык яратабыз.

Сиңа бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет телибез. Киләчәктә дә якыннарыңның җылы сүзең тоеп, ярдәмләрен күреп, уңышларына сөенеп, кадер хөрмәттә, яшәү дәрте белән бу матур тормышта озак еллар яшәвеңне телибез!

Төрле чакны күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез булып, әни бәгърем,

Озак яшә безнең арада.

Сине яратып, хөрмәт итеп: балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев