Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Россия көне белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Илебез бүген үзенең төбәкләре белән көчле. Татарстан – илнең динамик төстә үсүче субъектларының берсе. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне тотрыклы саклап киләбез. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, районыбыз, республикабыз, бөек Россиянең алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанабыз.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар насыйп булсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев