Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеегыз белән!

Кояшлы, матур көзге көнгә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, җаны-тәне белән “Маяк” район газетасына бирелгән тырыш хезмәткәр, кадерле тормыш иптәше, әни, туганнарына төпле киңәшче булып, без – хезмәттәшләре өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәшебез Нурлыева Лиза Рөстәм кызын чын күңелдән гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз!

Мәктәп елларыннан ук каләм чарлап, журналистика юнәлешен сайлаган Лиза Рөстәмовна 2000 елда хезмәт юлын  “Маяк” белән бәйли.  Тәҗрибәле журналист үзенең тирән эчтәлекле, анализлы язмалары белән азнакайлылар йөрәгенә бик тиз үтеп керә. Район газетасына кушымта булып чыгып килүче бала­лар һәм яшьләр өчен «Спектр» газета­сын да җитәкли. Озак еллар дәвамында ул җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары урыннарында эшләде.

Бүген “Маяк” газетасы бүлек мөхәррире вазифасын башкаручы хезмәттәшебез газета эше өстенә әле әфганчылар, районыбыз тарихы турында китаплар чыгарырга да вакыт таба. Газетабызның 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган китап та –  аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Лиза Нурлыева – Татарстанның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Ул районыбыз иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә дә актив катнаша.

Кадерле Лиза Рөстәмовна, юбилеегыз белән тәбрик итеп, Сезгә зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер  телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай ихтирамлы, игътибарлы булып, якыннарыгызның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез.

 

Без телибез Сезгә озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.

 

Хөрмәт белән һәм яратып, “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев