Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Татшуган авыл җирлеге Советы исеменнән Ахмадишина Гөлсинур Шамил кызын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.

 Хөрмәтле Гөлсинур Шамил кызы!

 Сез Татшуган авыл җирлеге Советында эшләү дәверендә хезмәтегезне яратып, намус белән башкарып, зур  хөрмәткә лаек булдыгыз. Күп еллар дәвамында авыл үсеше хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, бәрәкәтле гомер телибез. Киләчәктә дә башкарган хезмәтегезнең нәтиҗәсен, балалар-оныкларыгызның игелек-шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Сезнең узар гомер юлыгыз.
Алда сезне якты өмет булып,
Бәхет көтсен, гел шат булыгыз.
Чын күңелдән туган көнегез белән 
Котлап сезне кояш елмая.
Үзгәрмәгез, һәрчак шулай 
Балкып яшәгез якты дөньяда.

 

Ихтирам белән, Татшуган авыл җирлеге башлыгы Хәертдинов Мансур Шәфәгать улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев