Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле ветераннарыбыз һәм «Маяк” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, хөрмәтле хәбәрчеләребез һәм әбүнәчеләребез!

Сезне республикабызның Матбугат көне белән кайнар котлыйм!

Тормышыбызда матбугатның, “Маяк” газетасының роле бәяләп бетергесез. Районның, республиканың көн яңалыклары, райондашларыбызның матур эш-гамәлләре, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы киңәшләр – болар барысы да газетабызның һәр санында урын ала. Журналистларның иҗат җимешләре бүген дә милләт рухын саклый, җәмгыятебезне тәрбияли.

“Маяк” редакциясе быел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Димәк, газета битләрендә районыбызның шушы дәвер тарихы чагылып килә! Иҗат коллективының бүгенге уңышлары нигезендә ветераннарыбызның авыр, фидакарь хезмәте ята. Тормышларын матбугатка багышлаган редакция һәм типография ветераннарына барыбыз исеменнән тирән рәхмәт сүзләрен, олы ихтирамыбызны белдерәм!

Электрон ресурслар көннән-көн тормышыбызга ныграк үтеп керә. Журналистлар заман таләпләреннән артта калмыйча, мәгълүматны интернет аша да җиткерәләр. Ләкин яңалыкларны нинди генә ысул белән тапшырсак та, “Маяк” һәр чорда да халыкның әхлагын, үзаңын формалаштыруын дәвам итәр.

Матбугат көне уңаеннан барчагызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телим, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, озын, бәхетле гомерләр яшәргә насыйп булсын. “Маяк” газетасы халкыбыз өчен файдалы мәгълүматлар, сөенечле хәбәрләр генә алып килсен.

Иң изге теләкләр белән, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев