Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле Роза Алмасовна!

Барлык «Маяк» коллективы исеменнән Сезне юбилей көнегез белән тәбрик итәбез!  

   

Гомерегезне, көчегезне районыбыз үсешенә багышлап зур хезмәт куясыз. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез, талантыгыз сезгә һәрвакыт олпат уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Көчле рухыгыз, сездәге затлылык, тормышка иҗади карашыгыз барчабызга да өлге булырлык. 
Туган көнегездә йөрәгебездәге иң изге һәм җылы теләкләребезне юллап, барлык уй-теләкләрегезнең тормышка ашуын, корычтай сәламәтлек, гаилә бәхетете, зур шатлыклар телибез! Йөргән юлларыгыз ачык, туар таңнарыгыз якты булсын!

 

Тормышыгыз  һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын сезнең күңелегез.
Сәламәт булып, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен  көнегез.

 

Иң изге теләкләр белән, "Маяк" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев