Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, Айгөл!

Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче, татар эстрадасының иң танылган авторларының берсе, талантлы Айгөл Вәлиуллина үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә.

Айгөлебез сүзләренә язылган 500 ләп җыр иң танылган башкаручылар репертуарын бизәп, халык күңелендә тирән эз калдыра. Ул берничә ел рәттән “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты Айгөл Ринат кызының иҗаты илһам, матурлык һәм чын сәнгать үрнәге. Шагыйрә, композитор, җырлар авторы буларак ул үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре, күңелгә үтеп керүче моңлы җырлары белән татар сәнгатенә зур өлеш кертә.

Аның иҗатында халыкның рухи байлыгы, мәхәббәтнең саф хисләре үзенең камил чагылышын таба. Һәр шигыре, җыры күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керә, моңландыра, уйландыра, яхшылыкка, матурлыкка өнди.

Айгөл Ринатовна, бүгенге тантаналы көнне Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, илһам сезне һәрвакыт озатып йөрсен. Яңа матур иҗатыгыз  белән сөендереп торыгыз. Йөрәгегез һәрвакыт яшь, рухыгыз көчле булсын!

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе

 

Йөрәктә унҗиде

Айгөл Вәлиуллина

Гомернең елларын салам да учакка,
Язмышка эндәшәм, кысып бер кочакла!
Еракта калса да яшьлегем үткәндә,
Елларым суырып битемнән үпкәндә.
 
Гашыйк булам көн дә тормышның үзенә,
Шөкер итеп туймыйм үтелгән эземә.
Шатлык белән бергә җитәкләшеп кенә,
Яп-яшь булып җирдә гел яшисе килә.
 
Яшь әле мин, димен, күңел бит ашкына,
Ялан тәпи чабам бәхетем каршына.
Кире борып куям каршы искән җилне,
Яшь әле мин, димен йөрәктә унҗиде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев