Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән!

Озак еллар дәвамында районыбызның “Маяк” газетасы редакциясендә фидакарь хезмәт куйган Хәкимова Әминә Мөсәгыйрь кызының олы юбилее – аңа 70 яшь.

   Озак еллар дәвамында районыбызның “Маяк” газетасы редакциясендә фидакарь хезмәт куйган Хәкимова Әминә Мөсәгыйрь кызының олы юбилее – аңа 70 яшь.

   Әминә 1954 елда Тымытык авылында туа. Әминәдә газетага, язу-сызу эшенә булган мәхәббәт яшьтән үк тәрбияләнә. Ни өчен дигәндә әнисе Бөек Ватан сугышы ветераны, 30 елга якын гомерен журналистикага багышлаган, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре  Хөршисара Кашафетдиновнаның  кызы бит ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әминә Хәкимова да әнисе эшләгән “Маяк” газетасына эшкә килә. Рус һәм татар газеталары корректорларының ярдәмчесе булып эшли башлый. 1990 елларда газетаны редакциянең үзендә баса башлыйлар. Тырыш, бер эштән дә куркып тормаган, энергиясе ташып торган Әминә Хәкимова катлаулы җиһазны (резограф) үзләштереп, газета басучы булып эшли башлый. Мәйсәрә Гәрәева белән бергә төне буе газета басалар алар. Биш еллап вакыт уза әле. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы, Әминә Хәкимова корректор булып эшли. Шулай итеп бөтен хезмәт юлын районыбызның “Маяк” газетасына багышлый.

   Лаеклы ялга чыккач, Әминә Мөсәгыйрь кызы 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәне җитәкли башлый. Кыю, таләпчән, грамоталы Әминә үз биләмәсендә яшәүчеләрнең гозерләрен, җитешсезлекләрне хәл итү, мохтаҗларга ярдәм итү, туган көннәр, бәйрәмнәрне уздыру, биләмәне чистарту һәм башка бик күп эшләрнең үзәгендә кайный. ТОС активистлары белән бергәләп хәтта республика гранты да оталар. Яңа идеяләр белән янып яшәгән, ярдәмчел Әминә Мөсәгыйрь кызын яраталар, хөрмәт итәләр.

   Әминә Хәкимова һәвәскәр бакчачы да. Ул үстергән чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимешнең исемнәрен дә санап бетерерлек түгел.  Күзен дә йоммыйча бар үсемлек турында да мәгълүмат бирергә мөмкин.

Әминә Хәкимова  тормыш юлында олы кайгылар кичерә, бик иртә тормыш иптәшен югалта, тормыш йөген  ялгызына җигелеп тартырга туры килә. Бүгенге көндә Әминә кызы һәм улының сөекле әнисе, 4 оныгы, 2 оныкчыгының яраткан әбисе. 

   Әминә Мөсәгыйровна, Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, балаларың, онык-оныкчыкларың янәшәсендә куанычлы озын гомер кичерүеңне телибез.

 Сезгә ихтирам һәм хөрмәт белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев