Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз белән!

Озак еллар дәвамында “Маяк” газетасында фидакарь хезмәт куйган танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Алтын йөрәкле кеше” республика бәйгесе җиңүчесе Камалиева Нәсимә Хәләф кызының олы юбилее. Районда бу легендар шәхесне белмәгән һәм ул белмәгән кеше юктыр ул

Нәсимә Хәмзина 1949 елда Әлкәй авылында туа. Азнакайның 1 нче урта мәктәбен тәмамлап, 1966-71 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында югары белем ала. Мәсгут авылында һәм  Азнакайның 3 нче урта мәктәбендә җиде ел рус теле укытучысы булып эшли. 1977 елда районның “Маяк” газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм 31 ел биредә журналист булып эшли: җаваплы секретарь, балалар һәм яшьләр тормышы бүлеге редакторы вазифаларын башкара. Гаилә, мәгариф, мәдәният, спорт темасы үзәктә була. “Иң кызыклы, муеннан эшкә чумган чорым – ул 1998 елда район газетасына кушымта итеп балалар һәм яшьләр өчен “Спектр” исемле махсус басма чыгарган еллар”, – дип искә ала журналист. Бернинди түләүсез дүрт битле кушымта рус һәм татар телләрендә ай саен чыгып тора. Балалар һәм яшьләр арасында талантларны барлауда зур этәргеч була ул.

Нәсимә Камалиева – бик грамоталы, төгәл, бер генә артык сүз булмаган, һәр сүзгә җаваплылык тоеп эшләүче журналист. Фидакарь хезмәте өчен ТР Дәүләт Советының, Журналистлар берлеге, Матбугат, Мәгариф, Социаль яклау, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, ТР ветераннар советы тарафыннан Мактау грамоталары, Дипломнар, истәлек билгеләре белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та журналист табигате: бөтен нәрсәдән дә хәбәрдар булу, бөтен нәрсәне дә үз күзләрең белән күрү, анализлау, кешеләр белән аралашу гадәте китми. Ул районның ветераннар советы һәм  татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы, редакциянең ветераннар советы рәисе. Әле хәзер дә тормышның үзәгендә кайный. “Маяк” пенсионерларының һәммәсен барлап, кайгыртып, ярдәм итеп, яңалыклар белән таныштырып тора. Үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә, китаплар чыгаруда катнаша, “Ватаным Татарстан”, “Маяк” газеталарына яза.  Менә шундый тынгысыз, тиктормас кеше ул безнең Нәсимә Хәләфовна.

Нәсимә һәм Фәрит Камалиевлар, һәркемгә үрнәк гаилә корып, 54 ел тигез гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә җиде оныкның яраткан әби-бабасы алар.

Нәсимә Хәләфовна, Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен генә күреп, Фәрит абый белән тигез канатлар булып, куанып яшәвегезне телибез. Иҗат ялкыныгыз беркайчан да сүрелмәсен!

Сезгә чиксез ихтирам һәм хөрмәт белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев