Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Яраткан эш – яшәү көче ул

Рамис Шакировның 56 ел гына (!) хезмәт стажы бар һәм әле хәзер дә хезмәт вахтасында.

75 яшен түгәрәкләп килгәндә бу кызыклы шәхеснең эш урыны – мәктәп туклануы комбинатына барып, бераз гәпләшеп алдык. Әңгәмә барышында шулай озак еллар эшләве һәм аны бер дә җибәрәсе килмәүләренең сәбәбе дә ачыкланды.

«Рамис Мәгарифович безнең кыйммәтле, алыштыргысыз хезмәткәребез. Ул безнең киңәшчебез, ярдәмчебез, кешеләр белән дә уртак тел таба белә. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез», – ди производство  мөдире Юлия Исаева.

«Китә генә күрмәсен инде! дип тә өстәп куйды пешекче  Эльвира Камалетдинова да».

Аның узган тормыш сукмакларына күз салыйк әле. “Китмә, эшлә!” дигән сүзләрне без тагын да ишетербез.

Рамис Шакиров Башкортстан республикасының Бакалы районы  Мөслим авылында Рәсимә һәм Мәгариф Шакировлар гаиләсендә дүртенче малай булып дөньяга килә.  Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул чоргы балалар кебек Рамиска да  авырлыкларны үз җилкәсендә ару гына татырга туры килә. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, белем алу нияте белән Тажикстанның Дүшәмбе шәһәренә чыгып китә. Анда  гаиләсе белән әтисенең абыйсы яши. Совет сәүдә техникумына укырга кереп,  товоровед белгечлеге  ала.  Көндез эшли, кичен укый.  Дүшәмбе шәһәренең үзәк универмагында эшли башлый. 25 ел дәвамында Рамис Мәгарифович  гади сатучы ярдәмчесеннән үзәк универмагның бүлек мөдиренә кадәр күтәрелә. Аның кул астында 450 (!) хезмәткәр эшли. Бер үк акытта белемен дә күтәрә: Тажикстан дәүләт университетына  укырга керә, икътисадчы белгечлеге ала. Аннан югары партия мәктәбендә дә белемен күтәрә, армиядә хезмәт итә. Офицер, өлкән лейтенант Рамис Шакиров Әфганстан хәрби хәрәкәтләрендә дә катнаша. Ул хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә үз һөнәреннән аерылмый. Хәрби частьнең азык-төлек хезмәте начальнигы була.  Рамис 1980 елда Дүшәмбе кызы Венера исемле укытучы кызга гашыйк була. Озак та үтми яшьләр өйләнешәләр. Шакировлар гаиләсе матур гына яшиләр, тигез гаиләдә  ике кыз, бер малай дөньяга килә.  Гаилә башлыгын тагы да югарырак вазифаларга чакырып торалар.  Бар да бар, бар да яхшы. Әмма көтмәгәндә  барысы да 180 градуска борыла да куя.

1991 елда Тажикстанда сугыш башланды, дип искә ала Рамис Мәгарифович бу хакта. – 2 еллап түздек, әмма бер дә яхшыруга таба булмады һәм без барысын да калдырып, үзебезнең якларга кайтырга уйладык.

Менә шуннан соң инде безнең героебызның тормышы Азнакай якларында дәвам итә. Мәнәвез авылында бөтен туганнары белән берләшеп, ярдәмләшеп йорт җиткезеп керәләр алар. Мондый тәҗрибәле кадрлар беркайда да югалып калмый. Ул вакытта хакимият башлыгы шәхсән үзе аңа эш тәкъдим итә. ОРС базасына директор итеп куялар аны.   Үзгәрешләр чоры бит инде. Кайда авыр, кайда тәҗрибәле, талантлы җитәкче, икътисадчы кирәк – шунда  Рамис Мәгарифович. Чөнки аның һичшиксез башкарып чыга алачагын яхшы беләләр. Азнакайдагы 3 нче кибет, “Болгар” кафесы, УПНП и КРС...һәм менә 2009 елда ул хәзерге эш урыны – “Мәктәп туклануы комбинаты” җәмгыятендә генераль  директор булып эшли башлый. 10 мәктәп, 23 балалар бакчасы, кафе, кулинария... Эшнең, җаваплылыкның иге-чиге юк.    

... Яшь бара, сәламәтлек тә үзен сиздерә. “Китмә әле! Син эшләсәң генә җитәкчелекне үз өстемә алам”, – ди аңа алмашка килгән җитәкче Мансур Гафиятуллин.  Рамис Шакиров директор урынбасары булып эшли башлый. Кулга-кул тотынышып эшләп дистәдән артык вакыт та үтеп китә. Бүгенге генераль директор Иршат Зарипович Хәсәнов та нәкъ шул ук сүзләрне әйтә. Аның да Шакировны бер дә җибәрәсе килми.  

– Мин үз эшемне бик яратам.  Әллә нинди акчалы эшләр дә тәкъдим иттеләр, нефтьчеләр чакырдылар, әмма мин яраткан эшемне акчага алыштырмадым. Кешеләрнең канәгать калуы, ихлас рәхмәтләре дә минем өчен иң зур бүләк, – ди Рамис Шакиров.

Кешеләр чыннан да бик рәхмәтле аңа. Әле менә Рамазан аенда  район башлыгының 200 (!) кешелек ифтарын уздырганнар.  Сабан туйлары, Корбан бәйрәмнәре, төрле шәфкатьлек мәҗлесләре... барысы да шушы коллектив хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте белән уза. Мәртәбәле  кунакларны да   йөзеңне кызартмый сыйларга була монда.

Шакиров  эштә генә түгел, өйдә дә уңган-булган гаилә башлыгы.   Үз хуҗалыкларында яшелчә, җиләк-җимешен үстереп, матур гына яшиләр.  Химик-биолог Венера  ханым бакчасында барысын да үстерә. Алар җиде оныкның сөекле әби-бабасы. Җәй җитте исә, Казаннан дәррәү булып әби-бабалары янына кунакка кайтып тулалар.  Матур тигез гаилә, яраткан эш, хезмәттәшләреңнең “Китмә әле!” дип өзелеп торуы... Шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме!? Яраткан эш үзе үк яшәү көче бирәдер ул.

Хөрмәтле Рамис Мәгариф улы!

Сезне 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез гомерегез буена үз эшегезгә тугры калып, иң авыр, иң җаваплы урыннарда җитәкчелек эшен башкардысыз һәм әле дә аны дәвам итәсез. Болар барысы да сезнең үз эшегезнең чын остасы булуыгызны, кешеләрне яратуыгыз, бар күңелегезне биреп аларга хезмәт итүегезне күрсәтә. Районыбызда танылган зур хөрмәткә лаек Кеше сез. Әле дә эшләвегез, хезмәттә булуыгыз – үзегезнең яшьлек рухыгызны һәм фидакарьлегегезне күрсәтә. Сәламәтлегегез какшамасын, кулыгыздан эшегез өзелмәсен, якыннарыгыз һәрчак терәк булсын! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

“Мәктәп туклануы комбинаты” җәмгыяте, “Маяк” газетасы редакциясе коллективлары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев