Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмегез котлы булсын, Нурия Касыймовна!

Уңган, булган, бар яктан да җитез, тапкыр Нурия Хаҗипованы шәһәрдә белмәгән кеше сирәктер. Ут кебек бер тик тормаса, йоклаганда да “ашыгып” йоклаучы кешеләрнең берсе ул.

Агач утырту өмәләре, җәй-көз көне – урам, кышка кергәч Чыршы  бәйрәмнәре, төрле очрашу-күрешүләр уздыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итү, гуманитар ярдәм туплау, Монолит микрорайонында “Маяк” газетасына яздыруны оештыру… Бу гына да түгел, үзе җитәкчелек иткән 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә территориясенә кергән йортларда яшәүчеләрнең көндәлек килеп туган проблемаларын үзенекедәй күреп, аларны чишү өчен бар тырышлыгын куючы да ул Нурия Касыйм кызы! Юлын да салдырта, кыш көннәрендә таң атканчы урамнарны да кардан ачтыртып куя… Бер сүз белән әйткәндә, аның эш-мәшәкатьләрен санап кына да чыкмалы түгел!

Башкалар турында күбрәк уйлап, моңаеп утырырга бер дә вакыты да, теләге дә булмаган Нурия Хаҗипова әнә шулай йөгерә-йөгерә 70 яшенә килеп җиткәнен сизми дә калгандыр, мөгаен!

Хөрмәтле Нурия Касыймовна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез –  юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Яшеллеккә, чәчәкләргә төренгән шушы матур, назлы яз ае  күңелләрдә ышаныч, өмет уята, яңа эшләргә илһамландыра – Сез бөтен барлыгыгыз белән дә шуңа омтыласыз, шуны раслыйсыз. Киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле, ачык йөзле булып калыгыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Һәрвакытта да шулай ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыгызның, якыннарыгызның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез!

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев