Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Сезне җир йөзендәге иң кыйммәтле һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм! Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул.

Безнең Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Без бүген аларның рухлары алдында баш иябез. Җирдә тынычлык һәм иминлек, якты киләчәк хакына үз гомерләрен биргән батырларны мәңге онытмабыз!

Вакыт аяусыз алга йөгерә. Кызганыч, районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әлеге дәһшәтле сугышның шаһитлары булган ветераннарыбыз юк инде. Җирлегебездә сугыш ветеранының 205 тол хатыны һәм тыл хезмәтчәннәре, 2387 сугыш еллары баласы яши. Аларның Ватанга тугрылыклыгы, ныклы ихтыяр көче һәм ныклыгы безнең өчен үрнәк булып тора.

Бүген безнең батыр егетләребез, Россия бәйсезлеген яклап, махсус хәрби операциядә катнашалар, үзләренең каһарман бабалары юлыннан баралар. Батырлык һәм фидакарьлек белән, үз алларына куелган максатларга ирешәләр. Аларның Ватанга тугрылыгы, патриотлык хисләре алдында баш иябез, сәламәт һәм исән-имин булып, үз гаиләләренә, якыннары янына кайтырга насыйп булсын!

Барлык азнакайлыларга тыныч һәм имин тормыш, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев