Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиңү бәйрәме белән котлый

Бәйрәм белән!

Кадерле ветераннарыбыз! Хөрмәтле азнакайлылар!

Җиңү көне – илебез белән тирәнтен горурлык хисләре уяткан, күңелләргә сафлык өстәгән, хәтерләрне яңарткан, барыбыз өчен дә милли бердәмлек, хәрби дан, каһарманлык символы булган, илебез тарихына мәңгелеккә уелып калган иң олуг бәйрәмебез. Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше киткән, аларның 8 меңнән артыгы яу кырында ятып калган.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сезгә зур сынаулар, ачы язмышлар аша үтәргә туры килде, сез аларны лаеклы җиңеп чыктыгыз. Сезнең буын гаделлекнең, рухи ныклыкның, фидакарьлекнең иң бөек үрнәге. Тылдагылар, сугыш балалары ал-ял белми хезмәт итеп, Җиңүне якынайтуда бар көчләрен куйганнар. Фронтта дошманга каршы сугышкан, көн-төн тылда эшләгән, яралы солдатлар тормышын саклап калу өчен көрәшкән барлык ветераннарга бүген без ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Яу кырында батырларча һәлак булганнар, инде арабызда юкларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез. Аларның исемнәре хәтерләребездә кадерләп саклана.

Бүген арабызда 8 Ватан сугышчысы, 110 солдат толлары, 405 тыл ветераны һәм 3 меңгә якын сугыш чоры балалары яши. Аларның барысын да үзебезнең кайгырту, назга төрү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Без әфган, чечен сугышларында, хәзерге вакытта Донбасс һәм Луганск республикаларында иминлек өчен көрәшкән лачын егетләребезне данлыйбыз. Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Илгә Җиңү яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз, тылда армый-талмый хезмәт куйган апаларыбыз, тормышның бар михнәтен татыган сугыш чоры балалары, барча азнакайлылар! Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бары тик шатлык-куанычлар гына кичереп яшәвегезне телим!

Күгебез аяз, ил-көннәребез имин, бәрәкәтле булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев