Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән язның тәүге һәм якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Газиз ана буларак, йөрәк җимешләрегезгә бетмәстөкәнмәс сөю һәм наз бүләк итәсез, тормыш зилзиләләреннән саклап, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтәсез. Без, ир-егетләр өчен, хатын-кыз – сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да. Сез – яшәү чыганагы, гүзәл яз гөлләре кебек безнең дөньябызга матурлык, яктылык сибәсез. Гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрне саклаучы бөек затларыбыз да сез.
Районның кайсы гына тармагын алма – сез үз хезмәтегезне бөтен күңелегезне биреп, сокландырырлык башкарасыз. Бүгенге көндә җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез!
Авыр сугыш елларында ирләр урынына тормыш йөген нәфис җилкәләрендә тарткан чал чәчле ветеран апалар, киң күңелле, олы йөрәкле әниләр, язның үзе кебек ягымлы, назлы ханым-туташлар! Без сезне яратабыз! Бу дөньяда барлыгыгыз белән безне бәхетле иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә бәхет, сәламәтлек, тормышларыгызның һәрвакыт шатлык, бәрәкәт белән тулы булуын, гаиләләрегездә иминлек, татулык телим. Бәйрәм белән!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев