Азнакайлыларны район башлыгы Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле дуслар!
Бик тиздән бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарихка кереп калачак.
Узып баручы ел Азнакай өчен истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итте. Яңа социаль объектлар сафка басты, йортлар салынды. Барлык казанышлар – безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Бүген безнең йөрәкләребез һәм фикер-ниятләребез илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклаучылар турындагы уйлар белән тулы. Узып баручы ел дәвамында волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтеп килделәр. Без егетләребезнең җиңү белән кайтуларын көтәбез! Барлык авырлыкларны кыю күтәргән аларның гаиләләренә, әти-әниләренә аерым рәхмәт.
Хөрмәтле азнакайлылар!
Без 2026 елга – Халыклар бердәмлеге һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына керәбез. Киләсе ел Азнакай өчен дә истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Районыбызның – 95, Актүбә бистәсе төзелү һәм “Азнакайнефть” идарәсенә нигез салынуның 70 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үтәчәкбез.
Тырыш хезмәтебез, бердәмлек нәтиҗәсендә барлык планлаштырган бурычларны үтәп чыгарбыз, яңа биеклекләргә ирешербез дип ышанам.
Киләсе ел һәркемгә яхшы якка үзгәрешләр китерсен һәм күптән көтелгән тынычлык урнашсын! Барыбызга да саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт һәм иминлек телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев