Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакайлы Фәһем Миңнебаев 95 яшен тутырды

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева Кәкре Елга авылында яшәүче Фәһем Миңнебаевны 95 яшьлек юбилее белән котлады

Сигез онык, тугыз оныкчыкның яраткан бабасы Фәһем ага җор теллелеге, үткен акылы белән таң калдыра. Йортта күңелле тантана уңаеннан җыелган барлык якыннары, авылдашлары аңа карата ихтирам хисен ихлас котлау сүзләрендә белдерделәр. Сыгылып торган мул өстәлләр артында Фәһем аганың сугыш елларына туры килгән үсмер чагын, сугыштан соң елларда лаеклы хезмәт куюын, авылда тырышлыгы белән дан тотканын искә төшерделәр. Авырлыкларны кичергән Фәһем ага ихтыяр көче, җитдилек, җаваплылык кебек сыйфатлары белән сокландыра. Дүрт баласын тәрбияләп үстергән гаилә башлыгы картлык көнендә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. Илебездә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда бергә матур итеп гомер итүче Миңнебаевларның олы гаиләсе традицион кыйммәтләрне саклаган үрнәк гаилә булып тора.

— Хөрмәтле Фәһем абый, сезнең матур гомер бәйрәмегез белән котлап, исәнлек-саулык, бәрәкәтле, бәхетле гомер телим. 100 яшькә дә шушылай бергәләп җыелырга язсын. Олы гаиләгезнең кадер-хөрмәтен, онык-оныкчык бәхетен тоеп, куанып-шатланып, исән-имин яшәгез, — диде Роза Галеева, юбилярны котлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев