Азнакай районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре – юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче, аларны һәрчак тәртиптә тотучы кешеләр. Аларның тырыш хезмәте халыкның имин хәрәкәтен, шәһәр һәм авыллар арасындагы ышанычлы элемтәне тәэмин итә. 

Бүгенге тормышыбызны сез төзегән, даими яңартып һәм карап торган юллардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Районыбызда да шәһәребезне авыл җирлекләре һәм күрше районнар белән тоташтыручы юллар йөзләрчә чакрымга сузыла. Аларның торышы, хәрәкәт иминлеге һәм уңайлыгы сезнең һөнәри осталыгыгызга, җаваплылыгыгызга һәм фидакарь хезмәтегезгә бәйле. 

Сезне һәм гомерләрен юл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар һәм яңа казанышлар телим! 

Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев