Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай политехника техникумы 70 еллыгын билгеләп үтте

Фабрика-завод өйрәнчелеге мәктәбеннән техникумга кадәр данлыклы юл үткән Азнакай политехника техникумы үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Коллективны, районыбызда һөнәри белем бирүгә нигез салып, оешма-предприятиеләргә меңләгән белгеч әзерләгән ветераннарны әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләп, бүгенге көндә дә уку йортының тоткан урыны, дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

— Кайчандыр ябылу алдында торган әлеге уку йортын коллектив, ветераннар белән бергәләп саклап калдык. Бүген инде без үзебезнең техникумыбыз белән лаеклы горурланабыз. Биредә 400 гә якын студент 12 төрле белгечлек буенча белем ала. Аларның һәрберсе шәһәребез, районыбыз өчен иң кирәкле, сорау югары булган  һөнәрләр.  Киләчәктә аларның саны тагын да артыр дигән өмет бар. Быел техникум 150 миллионлык грант отты, аның нигезендә уку йортының матди-техник базасын ныгыту, яңа, заманча техникалар алу күздә тотыла. Биредә укучылар киләчәктә үзебезнең җирлектә эшләп, шушында төпләнсеннәр иде. Безнең киләчәгебез дә яшьләр кулында. Элек-электән республикада үз урынын тоткан һөнәри уку йортында белем биргән укытучыларга, ветераннарга да рәхмәтнең иң зурысын җиткерәм, — диде район башлыгы.

Чараны дәвам итеп, Марсель Шәйдуллин һәм техникум директоры Роберт Хөснетдинов укытучыларга, производствога өйрәтү мастерларына, ветераннарга тармак бүләкләрен тапшырдылар.

Чарада шулай ук кайчандыр әлеге уку йортын тәмамлап, бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куючы азнакайлылар да катнашты. Алар сәхнәдән студент еллары истәлекләре белән бүлешеп, кайчандыр үзләренә канат куйган, ныклы белем биргән укытучыларына янә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Юбилей кичәсе районыбыз үзешчәннәренең матур чыгышлары, котлаулар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев