Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Азнакай муниципаль районы башлыгы гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

Безнең кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз!

Сезне язның иң җылы бәйрәмнәренең берсе – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. 
Хатын-кыз ул – тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. 
Күпләрегезнең бала тәрбияләү, йорттагы проблемаларны хәл итү кебек җаваплы вазифа башкару белән беррәттән һөнәри эшчәнлектә дә сизелерлек уңышларга ирешүе, җәмәгать эше башкарырга да вакыт һәм көч табуы аеруча мактауга, хөрмәт-ихтирамга лаек. 
Хатын-кыз ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары толлары – барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз алдында аеруча зур рәхмәт хисе белән башыбызны түбән иябез.
Бүгенге көндә биргән антына тугры калып, илебез иминлеген яклаучы хәрбиләребезнең әниләренә һәм хатыннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең якыннарыгыз – чын каһарманнар, Ватанның лаеклы уллары. Алар белән без чиксез горуланабыз.
Сөекле хатын-кызлар! Безне яратуыгыз, балаларыбызны наз, игътибар һәм мәхәббәт белән чолгап алуыгыз, гаилә учагының җылысын саклап тотуыгыз, һәрвакытта да татулыкка һәм изгелеккә омтылуыгыз өчен ихлас күңелдән сезгә рәхмәтләребезне белдерәм. Бу язгы бәйрәм сезне якыннарыгызның игътибары белән җылытсын, бәхет һәм яхшы кәеф бүләк итсен! 
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев