Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
Хөрмәтле азнакайлылар!
Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Ватаныбыз ныклыкка бер генә тапкыр сыналмады. Аның язмышына күп сугышлар һәм авырлыклар туры килде. Әмма күпмилләтле Россия халкының бердәмлеге, туган илгә тугрылыклылыгы аның бөтенлеген саклап калды.
Дәүләтебезнең икътисадый һәм социаль иминлегенә районыбызның хезмәт сөючән халкы да зур өлеш кертә. Азнакай районында 30 дан артык милләт дистә еллар дәвамында дус, тату яши, кулга-кул тотынып эшли. Тормышыбызның иминлеген халыклар бердәмлеге, тынычлык, дуслык һәм үзара аңлашу тәшкил итә.
Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев