Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

19 октябрь – Әтиләр көне

Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр!

Хөрмәтле районыбыз әтиләре! Чын күңелдән сезне Халыкара әтиләр көне белән котлыйм!

Әти – ул гаиләнең таянычы, балалар өчен төп үрнәк. Сезнең ныклыгыгыз, акылыгыз һәм мәхәббәтегез булмаса, районыбызның уңышлары да, балаларыбызның яхшы киләчәге дә булмас иде. Районыбызда әтиләр кулы, фидакарьлеге кермәгән бер генә өлкә дә юк.

Бүгенге көндә батырларча Ватаныбыз иминлеген саклаучы ир-егетләребезнең әтиләренә аеруча рәхмәтлебез. Сез чын ир-егетләр тәрбияләгәнсез. Сезнең белән горурланабыз һәм хөрмәт итәбез.

Бәйрәмегез белән, әтиләр! Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә... кайда да иң яхшы әти булыгыз! Балаларыгызга – сезнең белән, сезгә балаларыгыз белән горурланып яшәргә язсын. Сәламәтлегегез нык, кәефегез югары, йортыгызда тынычлык булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев