Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

19 май – Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!

Районыбызның “Маяк” газетасы – азнакайлыларның көтеп алынган кунагы. Ул оператив рәвештә өйләргә район яңалыкларын, кызыклы фикерләр, хәбәрләр алып килә. Районыбызның фидакарь ул-кызларының, балаларның, зур тәҗрибә туплаган аксакалларның матур гамәлләре белән таныштыра, каһарманнарыбызга дан җырлый... Халкыбызның борчуларын, проблемаларын да яктырта, авыр вакытларда юата да. “Маяк” – сердәшчебез дә, киңәшчебез дә ул. Район елъязмасы буларак, тарихыбызны барлый. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла, медиатехнологияләр үсә, мәгълүмати киңлек киңәя бара.

Болар барысы да матбугат хезмәткәрләреннән зур осталык, иҗадилык, белем һәм фидакарьлек, көн-төн сафта булып, һәр яңалык белән укучыларыбызны таныштырып баруны таләп итә. Оператив һәм нәтиҗәле эшчәнлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз, укучыларыбызның күңеленә үтеп керә алуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, эшегездә яңадан-яңа идеяләр, иҗади уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев