Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

19 май – Матбугат көне

Районыбызда 95 ел дәверендә чыгып килүче бердәнбер басма – «Маяк» газетасы коллективыны һәм гомерләрен матбугат эшенә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны, журналист һөнәрен әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләрен Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйм!

Үзенең башлангычын "Коммуна", "Трактор" газеталарыннан алган "Маяк" газетасы – районыбызның тугры елъязмасы. Шушы дәвер эчендә катлаулы, олы юл үтеп, ул бүген дә район белән бер сулышта яши: аның үсеш-үзгәрешләрен бөтен тулылыгы белән яктыртып, чал тарихын туплап килә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла, медиатехнологияләр үсә, мәгълүмати киңлек киңәя бара. Болар барысы да матбугат хезмәткәрләреннән зур осталык, иҗадилык, белем һәм фидакарьлек таләп итә. Оператив һәм нәтиҗәле эшчәнлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз, укучыларыбызның күңеленә үтеп керә алуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, күтәренке рух телим.

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев