15 май – Гаилә көне
Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне чын йөрәктән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.
Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша, әхлакый һәм рухи кыйммәтләребезнең, гореф-гадәтләребезнең дәвамчысы булып тора.
Бу бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә.
Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, җәмгыятебезнең киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.
Барлык гаиләләргә тынычлык һәм татулык, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев