Азнакайда пенсионер хатын-кыз мошенникларга 2,7 миллион сум акча күчергән
Азнакай районында чираттагы зур мошенниклык очрагы теркәлгән. Узган атнада хокук саклау органнарына 148 хәбәр кергән булса, шуларның иң җитдиләренең берсе – 2 миллион 700 мең сум күләмендәге акча югалту белән бәйле җинаять.
Азнакай районында чираттагы зур мошенниклык очрагы теркәлгән. Узган атнада хокук саклау органнарына 148 хәбәр кергән булса, шуларның иң җитдиләренең берсе – 2 миллион 700 мең сум күләмендәге акча югалту белән бәйле җинаять.
Полиция мәгълүматлары буенча, Азнакай шәһәрендә яшәүче 1950 елгы хатын-кыз билгесез кешеләрнең алдау корбаны булган.
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, агымдагы елның апрель аенда пенсионерга мессенджер аша йорт тирәсендә шлагбаум урнаштыру һәм чүп контейнерлары санын арттыру турында хәбәр килә. Соңрак ул «Дәүләт хезмәтләре аккаунтына браузер аша керү башкарылды» дигән эчтәлектәге хәбәр ала. Хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыраткач, хатын-кыз мошенниклар белән элемтәгә керә.
Үзләрен федераль казначылык һәм прокуратура хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр пенсионерны куркытып, акчаларын «имин счетка» күчерергә кирәклеген аңлата. Алар, янәсе, шәхси кабинет кодлары чит кешеләр кулына эләккән, дип белдерә һәм акчаларны саклап калу өчен ашыгыч чаралар күрергә өнди.
Мошенниклар күрсәтмәсе буенча зыян күрүче яңа телефон сатып ала һәм читтән торып идарә итү мөмкинлеге бирә торган кушымта урнаштыра. Аннары ул банктагы якынча 1 миллион 300 мең сум күләмендәге шәхси тупланмаларын билгесез счетларга күчерә.
Моннан тыш, алдакчылар кушуы буенча ул ике тапкыр Әлмәткә барып, танышларыннан бурычка алган акчаларын да банкомат аша җибәрә. Нәтиҗәдә китерелгән зыян күләме 2 миллион 700 мең сумга җитә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев