Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

Иҗтимагый Советлар тәҗрибә уртаклашты

Азнакайда ТР Иҗтимагый палатасының мәгарифне, фәнне һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Комиссия утырышы «Хәзерге җәмгыятьтә гражданлык һәм патриотик тәрбиянең роле» темасы буенча үтте. Оештыручылары: ТР Иҗтимагый палатасы һәм Азнакай районы иҗтимагый Советы. Әлеге мөһим чарада ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе һәм Әлмәт, Мөслим, Ютазы, Бөгелмә, Сарман, Лениногорский һәм Азнакай районнарыннан иҗтимагый совет әгъзалары, дәүләт һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, ТОСлар, ветераннар берләшмәләре, волонтерлар, яшь армиячеләр активистлары... барлыгы 200 дән артык кеше катнашты. Алар районыбызның истәлекле урыннарында, мәгариф оешмалары һәм башка урыннарда патриотик тәрбия үрнәкләре белән таныштылар.

Мәгариф музеенда «Чемоданда музей» проекты, «Солдатка юллама» акциясе, «Чатыр тау Арена»да спорт комплексы, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең саф һәм җыр бәйгесендә булдылар. «Авиация иле» проекты, яшьләр коллективы радиостанциясе, «Парус» патриотик тәрбия үзәге һәм башка тәрбия объектлары эшчәнлеге белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук әфган сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләребез. Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар хөрмәтенә куелган монументларга чәчәкләр салдылар.

Утырышның пленар өлеше «Тау» яшьләр үзәгендә дәвам итте. Киңәйтелгән утырышта катнашучылар һәм килгән кунакларны махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүче волонтерлар төркемнәре күргәзмәләре көтә иде. Мәгълүм булганча, әлеге игелекле эштән беркем дә читтә калмый: олысыннан алып кечесенә кадәр катнашалар. Күргәзмәдә катнашучы балалар һәм өлкәннәр дә солдатларыбызга окоп шәмнәре, коры ашлар һәм башка кирәк-яраклар әзерләү үрнәкләрен күрсәттеләр. 

Утырыштагыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Иҗтимагый Палатасы комиссиясе рәисе Тамара Федорова, Азнакай районы Иҗтимагый Советы рәисе Лилия Әхмәдишина сәламләделәр. Марсель Зөфәр улы әлеге мөһим утырышны уздыру һәм тәҗрибә үрнәге буларак Азнакайны сайлаганнары өчен һәммәсенә, шәхсән Тамара Трофимовнага олы рәхмәтен белдерде.

«Бөтен башлангыч та кечкенәдән нәкъ менә мәгарифтән башлана. Мәгарифкә, тәрбиягә шулкадәр зур игътибар биргән Марсель Шәйдуллин кебек җитәкчеләр күп түгел, — диде Тамара Трофимовна. — Без монда дүртенче елын киләбез, әмма килгән саен таң калабыз. Күпме яңалык, күпме матурлык, фидакарь хезмәт... Кечкенә сабыйларның сафта йөрүе, үзегезнең радиостанциягез булуы гына да ни тора. Болар барысы да зур әһәмияткә ия һәм алар киләчәктә һичшиксез чагылыш табачак!»

Утырышта районыбызның игелек кылучы коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге, җәмгыятьтә гражданлык һәм патриотик тәрбиянең роле, тарихи кыйммәтләрне саклау һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәр керттеләр. Аеруча активлык, фидакарьлек күрсәткән җәмәгатьчелек хәрәкәтләре җитәкчеләре: Айнур Гарипов, Мирсәлим Гатауллин, Зөлфия Заһитова, Ринат Җиһаншин, Гүзәл Николаева, Нина Хвалиевага ТР Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото/видео смотри ниже в галерее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев