Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

Азнакайда хезмәт урыннарында куркынычсызлыкны тикшерделәр

Районда хезмәтне саклау буенча координацион совет эшли.

Эш планы нигезендә аның әгъзалары бүген балалар сәнгать мәктәбендә һәм район үзәк сырхауханәсендә булдылар.

Коллективларда хезмәтне саклау буенча махсус кеше билгеләнгән. Алар эшләүчеләрнең сәламәтлеге, гомере һәм куркынычсыз эш шартлары өчен җаваплы. Һәр хезмәткәр белән инструктаж үткәрергә, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре буенча аларның белемнәрен тикшерергә, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча чаралар планын төзергә, документация  эшләрен  дөрес итеп алып барырга тиеш һ.б.

– Безнең максат – Хезмәт кодексына кертелгән үзгәрешләр белән таныштыру, хезмәтне саклау буенча эшчәнлеккә караган документлар белән танышу, кимчелекләрне ачыклау һәм аларны төзәтү буенча киңәш-тәкъдимнәр бирү, методик ярдәм күрсәтү, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу, – ди район башлыгы урынбасары, координацион совет рәисе Роза Галеева.

“Янгын куркынычсызлыгы”, “Хезмәтне саклау”, “Эвакуация планы” кебек плакатлар, янгын сүндерү җиһазлары бармы-төзекме  – комиссия әгъзалары моңа да игътибар бирә.

– 2022 елда районда производствода 4 травматизм очрагы теркәлде, арасында үлем очрагы да бар. Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә комисссия әгъзалары аларның сәбәпләрен ачыклады һәм алга таба мондый бәхетсезлекләрне булдырмау чаралары күрелде. Безнең бурыч – травматизм очракларына бөтенләй юл куймау, – ди координацион советның җаваплы секретаре Рамил Гатиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев